ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды

 

Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды. Бүген 30 дан артык кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә татар теленнән белемнәрен сынап карад. дип хәбәр итә "Татар-информ".


Әлеге имтихан махсус ата-аналар өчен оештырылган. Ул бөтен республика буенча уздырыла. Имтиханда теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Алар арасында бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин, “ГТРК Татарстан” генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин,  Татар китап нәшрияты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде.

 

Имтихан биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе - татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе - рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе татар булмаган балалар өчен. Биремнәр былтыргы биремнәр нигезендә эшләнгән. Алар Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты хезмәткәрләре, Тел һәм әдәбият институты, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр