ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дөнья чемпионаты уеннарына 2 миллионнан артык билет сатылган

 

Дөнья чемпионаты уеннарына 2,2 миллион билет сатылган. Бу хакта "Чемпионат"ка Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) билет департаменты башлыгы Фальк Эллер җиткергән.

 

Эллер сүзләренә караганда, ФИФА Дөнья чемпионатына билет сату күләменнән канәгать. "Билетларның 1 миллион 770 меңе ФИФА сайты аша сатылды. Сатуга исә барлыгы 2 миллион 700 мең билет чыкты. Сатылган билетларның 53 процентын чит илдә яшәүчеләр алды", – дигән Эллер.

 

Иртәгә, 18 апрельдә ФИФА сайты аша билет сатуның соңгы этабы башлана һәм Дөнья чемпионаты тәмамланганчы дәвам итәчәк. Моннан тыш, иртәгә билетларны яңадан сату мөмкинлеге дә пәйда булачак. Билет сатып алган, әмма матчка бара алмаган кешеләргә кунаклар исемен үзгәртү яки билетны кире тапшыру мөмкинлеге бирелә.

 

Билгеле булганча, футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиянең 11 каласында 14 июнь – 15 июль көннәрендә узачак. Казанда алты очрашу булачак.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр