ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Памфилова бердәм тавыш бирү көнен октябрь ахырына күчерергә тәкъдим итә

 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова илдә бердәм тавыш бирү көнен октябрь ахырына күчерергә тәкъдим итә. Бу хакта ул комиссия утырышында әйткән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

 

"Без әнә шундый тәкъдим белән чыктык, – дигән Памфилова. – Чөнки сентябрь бик тә уңайсыз вакыт". Быел Россиядә бердәм тавыш бирү көне 9 сентябрьгә билгеләнгән. Ул көнне илнең 21 төбәгендә губернатор сайлаячаклар. 17 төбәктә исә Дәүләт Думасына 4 депутат һәм җирле парламентларга депутат сайлаячаклар.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр