Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Канадага оттырды
Россиянең хоккей буенча җыелма командасы дөнья чемпионатының чирекфиналында Канадага оттырып, ярыштан төшеп калды. Илья Воробьев уенчылары өстәмә вакытта 4:5 исәбе белән оттырды.
Россия җыелма командасының 2013 елдан бирле дөнья чемпионатларыннан медальсез кайтканы юк иде. Биш ел элек Зиннәтулла Билалетдинов кулы астында чыгыш ясаган хоккейчылар чирекфиналда АКШка оттырды (3:8). Шуннан соң Россия җыелма командасы Олег Знарок җитәкчелегендә бер мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды, бер тапкыр икенче булды, узган ике елда исә бронза отты.
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: