ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия Хөкүмәтенең яңа составы билгеле булды

 

Россия Хөкүмәтенең яңа составы билгеле. Владимир Путин әнә шул хактагы указларны имзалады. Министрларның күбесе үз вазыйфасын саклап калды.

 

Мәгариф министры — Ольга Васильева, фән һәм югары белем министры — Михаил Катюков. Ерак Көнчыгышны үстерү министры — Александр Козлов, табигый байлыклар һәм экология министры — Дмитрий Кобылкин, Төньяк Кавказ эшләре буенча министр — Сергей Чеботарев, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министры — Владимир Якушев. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры — Константин Носков, авыл хуҗалыгы министры — Дмитрий Патрушев. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге директор урынбасары Евгений Зиничев — гадәттән тыш хәлләр министры, Евгений Дитрих — транспорт министры, эчке эшләр министры — Владимир Колокольцев, юстиция министры — Александр Коновалов, тышкы эшләр министры — Сергей Лавров, сәнәгать һәм сәүдә министры — Денис Мантуров, мәдәният министры — Владимир Мединский, оборона министры — Сергей Шойгу, энергетика министры — Александр Новак, икътисади үсеш министры — Максим Орешкин, сәламәтлек саклау министры — Вероника Скворцова, хезмәт һәм социаль яклау министры — Максим Топилин, финанс министры — Антон Силуанов (ул беренче вице-премьер вазифасын да биләячәк).

 

Дмитрий Козак, Татьяна Голикова, Алексей Гордеев, Максим Акимов, Виталий Мутко, Ольга Голодец, Юрий Борисов, Константин Чуйченко һәм Юрий Трутнев вице-премьер вазыйфасына билгеләнделәр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр