ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Эльмир Кулиев тәрҗемәсендәге Коръән тыелган


Новороссийск шәһәре суды танылган Әзәрбайҗан фәлсәфәчесе Эльмир Кулиев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән Коръәнне экстремистик дип тапкан.


Экспертлар фикеренчә, әлеге китапта мөселман булмаган диндәге кешеләргә карата тискәре фикерләр әйтелгән,  бер диннең (бу очракта – ислам) башка диннәрдән өстен булуы хакында фикерләр, төрле дин вәкилләрен дошманлаштыру нияте һәм дини сугышка өндәүләр бар.   


Галимнәр исә: “Мондый эчтәлектәге юлларны борынгы дини китапларда да очратырга мөмкин. Тик, моңа карап, аларның берсе дә тыелмаган”, – дигән фикердә.

Узган елның июлендә Омск шәһәре суды Кулиевның “Коръән юлында” исемле китабын да экстремистик дип тапкан булган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!