ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Узган ел Яшел Үзән янында автомобильләре шартлап һәлак булганнарның теракт әзерләгәнлекләре ачыкланган

 

Татарстанның Югары судында узган елның 20нче августында Яшел Үзән янында булган автомобиль шартлау хакында фикер алыштылар. Тикшерү фаразлавынча, анда һәлак булган 4 кеше теракт әзерләгән булган.

 

Әлеге төркем әгъзасы дип фаразланган 23 яшьлек Тәүфыйкъ Байбәковны исә 11 елга катгый режимлы колониягә хөкем итәргә тәкъдим итәләр. Аны автомобиль шартлап берничә сәгать узганнан соң тоткарлаганнар. Байбәковның өендә шартлаткыч җайланмалар һәм аларны әзерләү өчен кулланыла торган матдәләр табылган. 26нчы августта Байбәков соңгы сүз белән чыгыш ясаячак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!