ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Быелгы коену сезонында үлем очраклары теркәлмәгән


Быелгы коену сезонында башкаланың коену рәсми рәвештә рөхсәт ителгән комлыкларында (“Локомотив”, “Түбән Елга арты”, “Тирән Күл”, “Комсомольское күле”, “Зөбәрҗәт күле”) үлем очраклары теркәлмәгән. Сезон дәвамында коткаручылар 19 кешенең гомерен саклап калган. 200 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән.


Коену рөхсәт ителмәгән комлыкларда исә (Киров районындагы “Лебяжье”, Яңа Савин районындагы “Җиңү паркы”, Иделбуе районындагы Югары, Урта, Түбән Кабан күлләре комлыклары) быел 22 кешенең гомере өзелгән. Бакыйлыкка күчүләрнең төп сәбәбе исерек килеш суга керүгә бәйле. Тугыз кешенең гомере әнә шуның нәтиҗәсендә өзелгән. 27 кешенең гомере саклап калынган.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!