ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Ак Барс Аэро” һәм “Татарстан” аэрокомпанияләре “кара исемлек”тә


Татарстанның “Ак Барс Аэро” һәм “Татарстан” аэрокомпанияләре Һава транспорты буенча федераль агентлыкның “кара исемлеге”нә кергән. Төп сәбәбе – август аенда шактый рейсларның тоткарлануы.


“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясендә шушы вакыт эчендә 1416 рейсның 147се тоткарланган. Кайбер очракларда бу тоткарлык алты сәгать буе дәвам иткән.


“Татарстан” аэрокомпаниясе исә август аенда 1166 рейс ясаган. Шуларның 30ы үз вакытында юлга чыкмаган. Рейслар бер – ике сәгатькә генә тоткарланса да, пассажирларның зарлары күп булу нәтиҗәсендә “Татарстан” аэрокомпаниясе дә “кара исемлек” сафларын тулыландырырга мәҗбүр. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко