ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм концертында булды

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 12 июнь – Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында булды.  

 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бәйрәмне бөтен ил казанышлар, уңышлар, яңа сафка кертелгән объектлар белән билгеләп үтә. 


Татарстан Президенты янә оештырылган мәйданчыкны – 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты – FIFA җанатарлары өчен фестиваль зонасын мисал итеп  китерде. Ул исәкәрткәнчә, Казанда шулай ук футбол чемпионаты алдыннан "Фестиваль" бульвары төзелде – ул "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән "Казан" гаилә үзәгенә алып бара. 


Казанда да, республикада да гражданнар тормыш сыйфатын яхшырту. иҗтимагый киңлекләрне үстерү өлкәсендә бик күп эш башкарыла, диде Рөстәм Миңнеханов. 


"Без илебез белән горурланабыз! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия көчле булырга тиеш! Һәм Татарстан шул көчкә үз өлешен кертергә тиеш".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр