ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Колумбия җыелма командасы килде

 

Бүген кич Казанга футбол буенча Колумбия җыелма командасы килде. Көньк Корея спортчылары дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында урнашачак.

 

Колумбия җыелма командасы Казан читендәге "Казан" тау чаңгысы комплексында яшәячәк һәм күнегүләр уздырачак. Җомга көнне футболчылар тамашачылар һәм журналистлар өчен ачык күнегүләр уздырыр дип көтелә. Җыелма команда составында Хамес Родригес, Радамель Фалькао, Хуан Куадрадо кебек танылган "йолдыз"лар бар. Колумбия ФИФА рейтингында 16нчы урынны били.

 

Көньяк Америка командасы дөнья чемпионатында Сенегал, Польша һәм Япония белән бергә H төркемендә чыгыш ясаячак.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр