ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез – Владимир Леонов

 

Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар юк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".


“Бүген Чемпионатка билет пулы тулысынча формалашып беткән һәм, әйтергә кирәк, матчларга инде билетлар юк. Без “Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез”, – диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.


Министр сүзләренчә, стадиондагы җанатарларның 55-60 процентын чит ил вәкилләре алып торачак.


“Казанга Франция, Германия, Колумбия футбол җанатарларының күпләп килүе көтелә”, – диде министр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр