ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дөнья чемпионатының финалында Франция һәм Хорватия командалары уйнаячак

 

Футбол буенча дөнья чемпионатының финалында Франция һәм Хорватия командалары уйнаячак. Кичә кич узган очрашуда хорватлар Англия футболчыларын өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән отты. Ике көн элек исә французлар Бельгиядән өстен чыккан иде.

 

Финал очрашуы 15 июль көнне Мәскәүдәге "Лужники" стадионында булачак. Хорватия командасы түәге тапкыр финал очрашуында чыгыш ясаячак. Аларның дөнья чемпионатындагы иң зур уңышы булып 1998 елдагы өченче урын санала. Ул турнирда бу ил футболчылары ярымфиналда французларга оттырды. Өченче урын өчен матч исә 14 июльдә Санкт-Петербургта узачак. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр