ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышын уздырды

 

Бүген Мәскәүдә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты – проектның Иҗтимагый советы башлыгы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Шәһәр тирәлеге» проекты иминлекне һәм уңайлылыкны арттыру буенча гражданнарның һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенең уңышлы яңа рәвешенә әверелде, ул тулысынча җәмәгатьчелекнең актуаль ихтыяҗларына туры килә. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы карары белән икенче ел рәттән аңа «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советын җитәкләү йөкләнә.    

  

«Проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларында кешеләрнең активлыгы, хакимиятнең ачык булуына аларның уңай мөнәсәбәте России Президенты  Владимир Путин тарафыннан да югары бәя алды һәм ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан акчалар өстәргә йөкләмә бирде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектлары өчен 2018 елның 18 мартыннан 23 мартына кадәр 83 төбәктә  рейтинг тавыш бирүләре уздырылды. Тавыш бирү 75 млн. кешесе булган 823 муниципалитетта узды. Аларда 18,5 млн. граждан катнашты. Мондый нәтиҗәләр әлеге мәсьәлә буенча каралар кабул иткәндә кешеләр фикеренең мөһимлеген тагын бер кабат раслады». 


Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, партия проекты төзекләндерү мәсьәләләрен генә хәл итеп калмыйча, актив граждан җәмгыятен формалаштыру буенча иҗтимагый-сәяси бурычны да үтәргә ярдәм итә.


Быел «Шәһәр тирәлеге» партия проекты кешеләр белән фикер алышу сызыгын узды, аларның теләкләре исәпкә алынды, тәкъдимнәре эшкә кертелде. Дизайн-проектлар эшләнде һәм халыкка тәкъдим ителде. Объектларда эш актив бара. Хәзер проектны гамәлгә ашыру буенча даими мониторинг уздырырга, иҗтимагый контрольдә катнашырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!