ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта шәһәрнең үзәк чыршысы урнашачак

 

“Казан” Гаилә үзәге янындагы территория алга таба Татарстан башкаласында төрле чаралар уздырганда файдаланылачак. Мәсәлән, августта биредә Red Bull Air Race авиаярышлары һәм Шәһәр көне узарга мөмкин. Моннан кала, монда Казанның үзәк чыршысын да куярга планлаштыралар. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

 

Ул билгеләп үткәнчә, җанатарлар фестивале үткән мәйданчыкны әзерләүгә зур игътибар бирелде. “Бүгенге көндә бездә инфраструктуралы мәйданчык бар. Анда сәүдә һәм күңел ачу объектлары урнаштырырга, аларны коммуникацияләргә тоташтырырга мөмкин, – диде И.Куляжев. – “Казан” Гаилә үзәге янындагы территорияне башка чаралар вакытында да файдаланырга планлаштырабыз”. Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Җанатарлар фестивалендә 800 мең кеше булган.

 

И.Куляжев билгеләп үткәнчә, мундиальгә әзерләнү барышында Казанда юллар төзекләндерелде. Бондаренко урамында Чистай һәм С.Хәким урамнарын тоташтырган юл ачылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Быел бу максатларга 5,5 млрд сум бүленгән. Эшләрнең күпчелеге быел 100 еллыгын билгеләп үтә торган Юдино бистәсендә башкарыла. Моннан кала, чемпионат алдыннан Декабристлар урамында променад төзелде.


Казанда быел 7 млн чәчәк утыртылды. “Бу 19 мең кв.м – якынча ике футбол кыры кебек”, – дип чагыштырды Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!