ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге.

 

Очрашуда шулай ук ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар. 

Яклар республикада төзелеш, күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу, уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәләрендә федераль финанслау катнашындагы программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште. 


Республикада төзелеш өлкәсендә барлыгы 38 программа гамәлгә ашырыла. 

Шул исәптән республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да гамәлгә ашырыла - Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру рейтингында беренче урында.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр