ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мамадышта аренда йортын кулланышка тапшырдылар

 

Мамадыш районында 30 фатирга исәпләнгән аренда йортын кулланышка тапшырдылар. Биш катлы һәм ике подъездлы йортта яшәчәк гаиләләрне Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та котлады.

 

 Фатирларның барысы да йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган. Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды 1 квадрат метр мәйдан өчен аренда ставкасын түбәндәгечә билгеләгән: Казанда фатирдагы бүлмәләр санына карап, 210-230 сум, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада – 130-150 сум, Татарстан районнарында – 50-70 сум.

 

2018 ел башыннан алып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тормышка ашыручы торак программалары буенча республикада 159,8 мең квадрат метр мәйданда 2 мең 945 фатирлы 109 объект кулланылышка тапшырылган.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр