ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта


Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Документ нигезендә, республикада аның күләме «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273нче Федераль законны үтәү максатыннан күтәрелә. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.

Әйтик, бер яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемдә йөртү балалары өчтән азрак булган гаиләгә – 2940 сумга, 12 сәгатьлек төркемдә йөртү 3351 сумга төшәчәк.

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр