ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" "Салават Юлаев"ны отты


Бүген Уфада узган очрашуда "Ак барс" "Салават Юлаев"тан өстен чыкты. Казаннар буллитлар ярдәмендә матчны 5:4 исәбе белән отты.

 

Әле беренче периодта ук хуҗалар кунаклар капкасына ике җавапсыз алка кертте. Казаннар исә мөмкинлекләр күп булса да, уңышка ирешә алмады. Икенче периодта "Ак барс" Лукояновның тырышлыгы белән бер алка кертә алса да, Уфа уенчылары ике мәртәбә уңышка иреште. Шулай итеп, матчның икенче өлеше Салават Юлаев 4:1 исәбенә тәмамлады.

 

Өченче периодта "Ак барс" капкасын сакларга Владислав Подъяпольскийны билгеләделәр. Ул Александр Шарыченковны алмаштырды. Яшь капкачының ышанычлы уены һөҗүмчеләргә дә тәсир итте һәм "Ак барс" сигез минут эчендә өч алка кертеп исәпне тигезли алды. Казан командасында Клинкхаммер, Ландер һәм Зарипов уңышка иреште. Овертаймда командалар бер алка да кертә алмагач, җиңүчене буллитлар ярдәмендә ачыкларга туры килде. Хәлиткеч алканы Бурмистров кертте һәм "Ак барс"ка җиңү алып килде.

Казан командасы киләсе уенны 16 сентябрь көнне Астанада җирле "Барыс"ка каршы уздыра.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр