ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты «Динамо-ГАП» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Динамо-Гипронииавиапром» командасын хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Котлау телеграммасы ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте Советы Рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, “Казан Гипронииавиапром” генераль директоры, “Динамо-Гипронииавиапром” клубы президенты Борис Тихомиров, клубның баш тренеры Валентина Апельганецка, Казан командасы уенчылары һәм хезмәткәрләре исеменә юлланды. “Озак көттерелгән әлеге җиңү клуб коллективының, талантлы спортчылар, югары дәрәҗәдә профессиональ тренерлар штабының, чирәм хоккее федерациясе һәм “Динамо” җәмгыятенең бердәм эш нәтиҗәсенә әйләнде, диелә котлауда. – Барыгызга да – нәтиҗәле, әйбәт эш өчен, кызларга – матур уеннары, җиңү шатлыгы һәм республикабыз белән горурлану мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәт!”


Мәскәү өлкәсендә «Динамо-Гипронииавиапром»ның «Динамо-Электросталь» командасын 2:0 исәбе белән җиңде һәм хатын-кызлар командалары арасында Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы булды. Казан клубы тарихында тәүге җиңү әле бу.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр