ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты EuroSkills-2018 призерларына: Сез Европа дәрәҗәсендә өстен­легегезне расладыгыз

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.

 

Сентябрь азагында Россия җыелма ко­мандасының Будапештта узган  EuroSkills-2018 чемпионатында медальләр саны буенча тәүге тапкыр беренче урынны алуын искә төшерик. Илебез командасы сос­тавына Татарстаннан алты вәкил кергән иде. Алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

 
Р.Миңнеханов, Россия җыел­ма командасы җиңүенә саллы өлеш кертүләрен искәртеп, яшь профессионалларны котлады. “Сез Европа дәрәҗәсендә өстен­легегезне расладыгыз, – дип басым ясап әйтте ТР Президенты. – WorldSkills хәрәкәтенә Россиянең әле күптән түгел генә (2012 елда) кушылуына карамастан, командабыз бик яхшы нәтиҗәләр күр­сәтә. Бу ресурслар үзәкләрен булдыру, экспертлар һәм белгечләр әзерләү эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйли”.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр