ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка Керчь политехник колледждагы фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксеновка, Керчь политехник колледждагы фаҗигале хәлләр сәбәпле, кайгы утраклашу телеграммасын юллады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


"Кеше корбаннарына китергән Керчь политехник колледждагы фаҗигале хәлләр Татарстанда да йөрәк сыкрануы һәм кайгы-хәсрәтне уртаклашу хисе белән кабул иттеләр, – диелгән телеграммада. – Гаепсез кешеләр, яшьләр үлеме кызгану хисе уята, һәм республика халкы һәлак булганнар гаиләләре һәм якыннары кайгыларын уртаклаша. Аларга безнең кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне һәм зарар күргәннәргә тизрәк терелүләрен теләү сүзләрен җиткерүегезне үтенәбез".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр