ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" "Салават Юлаев"ка каршы уйный

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы "Татнефть-Арена"да "Салават Юлаев"ка каршы уйный. Очрашу кичке сәгать сигезенче яртыда башлана.

 

КХЛ кысаларында ике команда моңа кадәр үзара 65 очрашу уздырган. 33 мәртәбә уфалар уңышка ирешкән, Казан командасы исә 32 тапкыр җиңү яулаган. "Ак барс" уенчысы Владимир Ткачев "Салават Юлаев"ка каршы узган уеннардаи 23 (11+12) очко туплаган. Каршы яктан Линус Умарк исәбендә исә 24 (7+14) очко бар. Казан һөҗүмчесе Артем Лукоянов уфалар капкасына 12 алка керткән.

 

Узган сезонда командалар дүрт тапкыр очрашты. Көндәләр үз кырында һәм кунакта икешәр җиңү яулады. Быел 14 сентябрьдә Уфада узган очрашуда исә "Ак барс" матч дәвамында 0:3 исәбе белән оттырып барса да, буллитлар ярдәмендә (5:4) өстенлеккә ирешә алды. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр