ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Шаян ТВ” каналы 12 ноябрьдән тәүлек буе эшли башлый

“Шаян ТВ” каналы 12 ноябрьдән тәүлек буе эшли башлый. Шулай ук бу көнне аның сайты да ачыла. Сайт ярдәмендә каналны Россиядә генә түгел, чит илдә дә карап булачак. Белгечләр, әлеге каналны караучылар шәп бала булчак, дигән фикердә.


– Татар телендә эшләүче канал балаларда татар теленә мәхәббәт уятуны күздә тота.  Барлыгы 20 дән артык төрле үзенчәлекле программалар, татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар тәкъдим ителәчәк. Бездә тәҗрибәле яшьләр эшли, – ди каналның башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова. – Эфирның төп өлешен алты сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут үзебез җитештергән тапшырулар һәм 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Ул тәүлегенә 4 тапкыр кабатланачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр