ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда татар телле ата-аналар өчен конференция узачак

 

18 ноябрьдә Казанлдагы IT-паркта татарча сөйләм теленә ия ата-аналар өчен конференция узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
001
"Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына багышланган чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Мәгариф" ассоциациясе ярдәмендә оештырыла. Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә бирелә. Конференциядә 300 кеше катнаша ала.

 

Чарага сылтама аша теркәлергә мөмкин.

Конференциядә 300 кеше катнаша ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174731/

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр