ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае башлану белән котлады

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать юллады.


Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

 

Мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән.


Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне ﷺ үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Коръәни-Кәримдә әйтелә: “(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте). Шуңа күрә Рабигыль-әүвәл Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае булып тора. 


Дин кардәшләребез арасында Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне ﷺ олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу гадәтләнгән. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтү - Пәйгамбәребезне ﷺ мактау – да күркәм гамәл. Раббыбыз да «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребезгә ﷺ карата салаватлар әйтергә боера: «Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).


Пәйгамбәребезнең ﷺ тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд ﷺ юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт: "Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).


Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!", – диелә котлауда.


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр