ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Петропавловскига (Казахстан) килде

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскка (Казахстан) эш сәфәренә килде. Сәфәренең төп максаты – Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу.  


Петропавловскта вакытта Рөстәм Миңнеханов Казахстанның кайбер сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән «Мунаймаш» АҖдә (нефть чыгару өчен тирәнтен штанг насослары) булырга җыена.


Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм форумда катнашучылар Төньяк-Казахстан өлкәсенең сәнәгать потенциалы экспозициясе белән танышачак, шулай ук туризм күргәзмәсен караячак.


Аннары Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында 15 нче Төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышы булачак. Быел форум темасы: «Россия белән Казахстан туризмын үстерүнең яңа алымнары һәм тенденцияләре». Сәламләү сүзе белән Казахстан Республикасы Нурсолтан Назарбаев һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр