ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Красноярск крае губернаторы килде

 

Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде. Аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Мәртәбәле кунак Кышкы Универсиада уты эстафетасының Казан этабында катнашачак.


Губернатор көн дәвамында кышкы Универсиада 2019 башкаласында 2013 елгы җәйге Универсиада спорт инфраструктурасы мирасы белән танышырга ниятли. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин озатып йөриячәк.

Шимбә көнне Александр Уссның Татарстан Президенты белән очрашуы планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы сөйләшүе Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр