ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан аэропортында өч миллионынчы туристны каршы алдылар

 

Бүген Казан аэропортында Мәскәү кызы Дарья Чепурны каршы алдылар – ул Татарстан башкаласының өч миллионынчы туристы булды. Бүген аның Казан белән ике көн дәвам итәчәк танышуы башлана, дип хәбәр итә башкала хакимиятенең матбугат хезмәте.


Дарья сөйләгәнчә, мондый җылы кабул итүне ул көтмәгән. Бу аның Казанга икенче килүе. Узган елда ул Казанга эше буенча килгән булган, ләкин барлык истәлекле урыннарны күрә алмаган.


Аэропорттан ул ак лимузинга утырып китте. Ике көн дәвамында юбилей туристны бай мәдәни һәм гастрономик программа көтә. Ул Казанны судан, һавадан күрә алачак һәм танылган истәлекле урыннарны күреп йөриячәк. Билгеле булганча, Дарья йөргән егетенең Казанда яшәүче әбисе белән танышырга планлаштыра.


Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, “Өч миллионынчы турист бул” акциясеннән соң казанлылар аның дәвам итүен телилләр. “Без “Дүрт миллионынчы турист бул”, “Биш миллионынчы турист бул”, “Алты миллионынчы турист бул” акцияләре кирәкдеген аңлыйбыз, - диде Дарья Санникова. – Бүгенге кунагыбызга бик ошар, дип өметләнәм". Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе аэропортның хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.


Искәртергә кирәк, бер миллион турист чиген Казан 2010 елда узды. 2015 елда Татарстан башкаласында ике миллионнан артык турист булган, 2017 елда – 2 млн 750 мең. Гыйнвардан августка кадәр Казанга 2 млн 650 мең турист килгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр