ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дәүләт Советының чираттагы утырышы 19нчы ноябрьдә узачак

 

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 43нче утырышы 19 ноябрьдә булачак. Республика парламенты президиумының бүген узган утырышында әнә шундый карар кабул ителде.

Утырышның көн тәртибенә әлегә 21 мәсьәлә кертелгән. Тикшереләчәк мәсьәләләр саны артырга да мөмкин. Утырышта "2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты икенче укылышта каралачак.

Хөкүмәт сәгате барышында "2016-2020 елларда, перспективада 2030 елга кадәр Татарстан транспорт комплексы үсеше стратегиясен тормышка ашыруны закон ягыннан тәэмин итү" турында сөйләшү булачак. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр