ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Камил Сәмигуллин "Казан" аэропортына Габдулла Тукай исемен бирергә кирәк дип исәпли

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Казан" аэропортына Габдулла Тукай исемен бирергә кирәк дип исәпли. Бу хакта мөфти социаль челтәрдәге битендә язды.

Камил Сәмигуллин язмасын Габдулла Тукай сүзләре белән башлаган: "Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!" - дип китергән ул.

Әгәр дә миннән аэропортны кем исеме белән атар идегез дип сорасалар, мин ике дә уйламый Тукай дип җавап бирер идем, ди Камил Сәмигуллин.

"Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын да, атаклы авиаконструктор Туполевның эшчәнлеген дә һич бәяләп бетереп булмас иде. Әмма Тукай - ул безнең Пушкиныбыз, татар яңарышы символы, мәгърифәткә һәм сәләткә ия булуның ачык мисалы, үз халкыңны ихластан ярату үрнәге, милләт горурлыгы", - дип яза мөфти.

Камил Сәмигуллин Тукай иҗатын Коръән мотивлары белән чагыштыра. "Тукай шигырьләре Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән бирелү һәм ышану белән сугарылган. Үзенең әсәрләре аша ул кешеләрне иманга, Раббыбызга, догага чакыра. Шуңа күрә аны вәгазьче дип атап та булыр иде. Аның исеме белән дөньядагы тагын кайсы аэропортын атап булыр иде соң? Шуңа күрә, бары Тукай гына", - дип өнди мөфти.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр