ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2019 елда Татарстан бюджетының чыгым һәм керемнәре 8,7 миллиард сумга арттырылган

Татарстан бюджетының чыгым һәм керемнәре 2019 елда - 8,7 млрд, 2020 елда – 10,1 млрд, 2021 елда 8,5 млрд сумга артачак. Бүген бу хакта республика финанс министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

2019 елга Татарстан бюджетын 237 млрд сум күләмендә - керем, 241,1 млрд сум чыгым һәм 4,1 млрд сум күләмендә дефицит белән расларга тәкъдим ителгән.

«Бюджет проектын беренче укылышта караганда тәкъдим ителгән бюджет дефициты үзгәрешсез кала. Бу республика дәрәҗәсендә саннарга бернинди үзгәреш кертелмәве, федераль акчалар гына чагылыш табуы хакында сөйли», - диде финанс министры.

Комитет рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, бюджет турындагы закон проектына республика Хөкүмәте, парламент комитетлары, фракцияләр һәм аерым депутатлардан 480 төзәтмә килгән. Аларны караган вакытта төзәтмәләрнең бер өлеше парламентарийлар тарафыннан төшереп калдырылган.

«Кертелгән төзәтмәләр, нигездә, федераль казнадан өстәмә финанслар буенча бюджетка төгәллек кертүгә юнәлдерелгән. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 458 төзәтмә тәкъдим ителгән. Төзәтмәләрнең берничә параметр аша узуын исәпкә алып, аларның гомуми саны 458гә җитә», - диде Гайзатуллин.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләрнең беренче блогы илкүләм проектларны республика бюджетыннан да финанслау исәбенә булган чыгымнарга кагыла. Бүгенге көндә барлыгы 12 федераль илкүләм проект хупланган. Алдагы алты елда аларны финанслауның гомуми күләме 28 трлн сумнан артып китә.

Әйтик, төзәтмәләрне исәпкә алган хәлдә, киләсе елда федераль бюджеттан финанслау күләме – 15 млрд, 2020 елда – 10,6 млрд, 2021 елда 8,7 млрд сум тәшкил итәчәк. 2019 елда илкүләм проектларга Татарстан казнасыннан - 5,1 млрд, 2020 елда – 4,7 млрд, 2021 елда 4,4 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

«Алдагы блок республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, федераль казнадан килә торган бюджетара трансфертлар буенча төзәтмәләрне үз эченә ала. Илкүләм проектлардан тыш, алар 2019 елда республика бюджетының керем өлешен 490,8 млн сумга арттыра», - дип искәртте финанс министры.

2019 елда Татарстан федераль бюджеттан 28,8 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар алачак. Түбән Кама һәм Чаллыда инфраструктура объектлары төзүгә кагылышлы проектларны гамәлгә ашыруга «Моношәһәрләрне үстерү фонды»ннан 169,5 млн сум юнәлдереләчәк.

"2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына республика бюджеты турында" закон проекты ТР Дәүләт Советы утырышында 18 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде. 19 ноябрьгә билгеләнгән ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар закон проектын икенче укылышта караячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!