ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының "Яшь профессионаллар" юнәлеше директоры Дмитрий Песков белән очрашты. 


Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Очрашуда икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыру, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 1 мартында Федераль Җыенга юлламасындагы технологик ыргылышны тәэмин итү өлкәсендә куйган бурычны үтәү кебек тема хакында сүз барды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!