ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Машинага “Ш” хәрефе ябыштырырга туры килмәячәк


Ил Хөкүмәте машинага кышкы тәгәрмәч куйгач, арткы тәрәзәгә “Шипы” тамгасы ябыштыру турындагы таләпне юкка чыгарган. Әлеге карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

 

Машина йөртүчеләр өчен мәҗбүри саналган бу кагыйдәне бетерергә җыенулары турында быелның язында ук хәбәр иткәннәр иде. Илнең Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, автомобильгә махсус тамга ябыштырып кына руль артындагыларны  юлда саграк йөрергә мәҗбүр итеп булмый. Юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәреш якын арада ук кертеләчәк, дип фаразлана.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!