ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген аэропортлар өчен тавыш бирү тәмамлана

 

Бүген ил аэропортларына күренекле шәхес­ләр­нең исемнәрен кушу буенча тавыш бирүнең соң­гы этабы тәмамлана. “Россиянең бөек исем­нәре” проекты кысасында, илнең халыкара һәм федераль әһәмияттәге кырыктан артык аэропортына бөек шәхесләрнең исемнәре биреләчәк.

 

Әлегә “Казан” аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен 62 меңнән артык кеше тавыш биргән. Андрей  Туполев – 33 мең 878, Муса Җәлил исә 12 мең 478 тавыш җыйган. “Бигеш” аэропортына Николай Лемаев исемен бирү өчен 29 меңнән артык тавыш җыелган. Икенче урында – Дмитрий Менделеев, аның өчен 12 мең 750 кеше тавыш биргән. Салих Сәйдәшев – 7 мең 953, ә Иван Шишкин өчен 9 мең 424 кеше тавыш биргән.

 

Җиңүчеләр 4 декабрьдә билгеле булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!