ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

 

Бүген Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 


Документка имзаларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. Килешү Сергей Морозов җитәкчелегендәге өлкә делегациясенең эш визиты кысаларында имзаланды. Якын арада хезмттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру Планы әзерләнәчәк, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

Татарстан Президенты сүзләренчә, әлеге килешү Татарстан белән Әстерхан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытып, яңа дәрәҗәгә чыгара алачак. “Əстерхан – күпмиллəтле регион. Аның табигате үзенчәлекле һәм тарихы бай. Килешү төзелгәннән соң, регионнар арасында элемтәләрне тагын да ныгытырбыз дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!