ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" СКАга оттырды

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Санкт-Петербургта җирле СКАга оттырды. Хуҗалар кунакларны 5:1 исәбе белән тар-мар иттеләр.

 

Санкт-Петербург хоккейчылары эшне озакка сузмыйча, беренче периодта ук көндәш капкага өч алка кертте. Беренче алканы Херсли кертте, аннары ике мәртәбә Плотников уңышка иреште. Матчның икенче өлешендә Казан капкасында капкачы алмашынды. Владислав Подъяпольский урынына Эмиль Гарипов чыктый. Әмма икенче периодта СКА уенчылары янә ике мәртәбә уңышка иреште. Бу юлы алкаларны Кузьменко белән Түбән Камада туып-үскән Наил Якупов кертте. Очрашуның 34нче минутында казаннар да уңышка иреште. Әмма Пол Постма керткән алка кунакларның бу очрашудагы бердәнбер уңышы булды. Матч 5:1 исәбенә тәмамланды.

 

Киләсе матчны "Ак барс" 8 декабрь көнне Братиславада җирле "Слован"га каршы уздыра.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр