ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Узган атнада Казанда 413 бала туган

 

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 413 бала (201 малай һәм 212 кыз) тууы теркәлгән.


Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 48. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 52. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 790 һәм 5330 грамм.


Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Мурат, Азамат, София, Амелия, Арсений, Асель, Сәидә, Анастасия, Марк, Кәрим. Сирәк кушылган исемнәр: Аят, Сәфәр, Виктор, Җәннәт, Хәлит, Мирон.


Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 145 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь тулган, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр