ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде

 

Бүген Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 


Казанга эш сәфәренең төп максаты – Россия һәм Чехия Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашу. Чехия ягыннан утырышта Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашачак, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Денис Мантуров килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан ярминкәсе» КҮдә баручы "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан "18 нче махсуслаштырылган  күргәзмәсендә булачак дип көтелә. Анда ул төп  экспонентлар белән танышачак.


Аннары Россия һәм Чехия Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең рәистәшләре Денис Мантуров һәм Марта Новакова очрашачак (эшлекле төшке аш форматында каралган). Очрашу тәмамлангач, Россия һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министрлары федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына җавап бирәчәкләр.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр