ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанга грипп эпидемиясе декабрь ахырында һөҗүм итәргә мөмкин

Татарстанга грипп эпидемиясе декабрь ахырында һөҗүм итәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе башлыгы Марина Патяшина җиткерде.

002
“Ноябрь урталарыннан бирле  ОРВИ йоктыручылар саны артуын күзәтәбез. Шулай да бүген республикабызда яшәүчеләр арасында грипп белән авырып китү, шулай ук ОРВИның катлаулы төрләреннән интегү очракларының теркәлгәне юк әле”, – дип аңлатты Татарстан баш дәүләт санитария табибы.


“Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Россиянең өч төбәгендә грипп эпидемиясе теркәлгән инде. М.Патяшина әйтүенчә, республикабызда әлегә вируслы инфекцияләргә бәйле бернинди дә куркыныч юк.


Быелгы сезонда республикабызда якынча 1 миллион 800 мең кеше (Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы диярлек) грипп һәм ОРВИдан прививка ясаткан.




Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр