ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Көрәш буенча Россия чемпионнары билгеле

 

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Командалар беренчелеген Татарстан егетләре отты.

 

Ике көн дәвам иткән һәм 29 төбәк егетләре бил алышкан бәйгедә үз авырлыкларында чемпион булыр Фирзәр Гыйниятуллин (60 кило, Татарстан), Рушан Ильясов (65 кило, Башкортстан), Ислам Фәләхов (70 кило, Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 кило, Башкортстан), Ринас Кәлимуллин (80 кило, Татарстан), Илмир Төхфәтуллин (85 кило, Татарстан), Айгиз Зәйнетдинов (90 кило, ХМАО-Югра), Раил Нургалиев (100 кило, Татарстан) һәм Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе) танылды. 

 

Ринас Кәлимуллин, Илмир Төхфәтуллин һәм Сергей Павлик узган ел Пермь каласында узган ярышта да чемпион исемен яулаган иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!