ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кытайдан кайта алмый торучы Татарстан туристлары үтенеченә җавап бирде

Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Кытайга килгән туристлар Хайнань ярымутравыннан, "ИрАэро” авиакомпаниясе рейслары туктатылу сәбәпле, кайта алмый тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә бер төркем туристларның үтеченә җавап бирде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Туристлар Татарстан Президентының эш кабинетыннан төшергән фотосы янәшәсендә ярдәм сорап хәбәр калдырган.

“Сезнең проблема белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Кытайдагы безнең вәкил шөгыльләнәчәк. Элемтәләр өчен сезнең вәкилнең контактларын языгыз”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Проблеманы хәл итүгә Сергей Иванов кушылган. ”Кайсы кунакханәләрдә яшәвегезне һәм һәр кунакханә координаторы контактын язуыгызны сорыйм”, - дигән ул.

Соңрак “Жемчужная река” (“Тревел Дизайнерс”) туроператоры Казан туристлары проблемасын тәүлек эчендә хәл итәргә ышандырган.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр