ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Рубин" Санкт-Петербургта "Зенит"ны отты

 

Бүген Россия премьер-лигасының 17нче туры кысаларында Санкт-Петербургта узган очрашуда "Рубин" җирле "Зенит"ны отты. Бу – Казан командасының узып баручы елда соңгы матчы иде.

 

Әлеге очрашуга Казан командасы составында зур үзгәрешләр белән чыкты. Игътибарны иң җәлеп иткәне – "Рубин" өчен команданың үзендә тәрбияләнгән Артур Сәгыйтов белән Раил Абдуллинның уйнавы булды.

 

Очрашуда исәп матчның сигезенче минутында ук ачылды. Тупны "Рубин" сакчысы Егор Сорокин кертте. Икенче таймның бишенче минутында кунаклар янә уңышка иреште. Бу юлы да тупны Сорокин кертте. Уенның 59нчы минутында исә хуҗалар исәпне киметә алды. Раил Абдуллин кагыйдә бозгач, хөкемдар Казан капкасына пенальти билгеләде һәм Паредас бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. 2:1 – матч әнә шул исәп белән тәмамланды.

 

"Рубин"ның "Зенит"ны инде 2013 елдан бирле дәвамында ота алган юк иде. Казан командасы бу сезонда тәүге мәртәбә кунакта җиңүгә иреште. Әлеге очрашудан соң Корбан Бәрдыев турнир таблицасында алтынчы урынга күтәрелде. Киләсе уенны казаннар 2019 елның мартында үз кырында "Ахмат"ка каршы уздырачак.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!