ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачылды

Казанның 113нче татар-рус мәктәбе территориясендә Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачылды.

Чарада Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантанага шулай ук Марат Әхмәтшинның гаиләсе – әти-әнисе, хатыны, улы да килгән иде. Чарада катнашучылар Геройны бер минут тынлык белән искә алды, Казан танк училищесы курсантлары мемориалга чәчәкләр куйды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Бүген без якташыбыз Әхмәтшин Марат Радик улына һәйкәл ачабыз. Барлык кешегә дә тагын бер тапкыр аның үлемсезлеге мәңгелек икәнлеген күрсәтергә телибез», - диде Васил Шәйхразиев.

Марат Әхмәтшин 113нче мәктәптә белем алган, Казан артиллерия училищесына укырга кергән, аны тәмамлаганнан соң Төньяк Кавказ хәрби округында хезмәт иткән. 2016 елда аны Сүриягә җибәргәннәр. Шул ук елның 3 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булган. Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында җирләнгән.

Россия Президенты тарафыннан 2016 елның 23 июнендә кабул ителгән указ нигезендә махсус бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен капитан Әхмәтшинга үзе үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

113нче мәктәпкә дә Әхмәтшин исеме бирелде, Лаешта аның хөрмәтенә һәйкәл куелды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!