ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда чыршы базарлары эшли башлады

 

Казанның барлык районнарында чыршы базарларының эше оештырылган. Шәһәр территориясендә яңа ел агачларын сату буенча барлыгы 15 урын әзерләнгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте. Чыршы бәясе 300 сумнан 1000 сумга кадәр булачак. Чыршы базарларында тәкъдим ителгән барлык агачлар махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары бар.


Авиатөзелеш районында сәүдә ноктасы Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы буенча 7-нче йорт янында урнашачак. Вахитов районында - Чехов урамында 2-нче йорт янында. Киров районында - Батыршин урамындагы 20-нче йорт янында. Мәскәү районында - Восстание урамы буенча 83-нче йорт янында. Яңа Савин районында - Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендә, Академик Лаврентьев урамы буенча 10-нчы йорт янында. Идел буе районында - Җиңү проспекты буенча 50а һәм 56 номерлы йортлар янында, Фучик урамы буенча 72 номерлы һәм Рихард Зорге урамы буенча 66 һәм 75 номерлы йортлар янында. Совет районында - Липатов урамында 7 номерлы йорт янында, Зәкиев урамы буенча 12-нче номерлы йорт янында һәм Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә.


"Аларның алтысы буенча ачык электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча чыршы базарларын урнаштыру хокукына килешүләр төзелде, һәм чыршыларны сату буенча тугыз урын чатыр ярминкәләрендә оештырылачак. Чыршыларны сату инде башлана", – дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.


Яңа ел агачларын сатачак эшмәкәрләргә карата таләпләр арасында иң мөһиме – сәүдә урыннарында чисталык һәм тәртип тәэмин итү, шулай ук сезон тәмамланганнан соң чыршы базары территориясен беренчел халәткә китерү. Чыршы базарларында сәүдә кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуны шәһәр районнары администрацияләренең иҗтимагый хокук тәртибе бүлекләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк, дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.


Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр сәүдә үзәкләрендә сатыла торган ясалма чыршылар тере агачларга яхшы альтернатива булырга мөмкин, бу карар – иң экологик карар. "Минем хыялым - яңа елга бер генә чыршы да киселмәсен иде. Без үскәндә сүтелеп җыела торган ясалма чыршыларның төрлелеге һәм тәкъдимнәр юк иде. Хәзер алар теләсә нинди зәвыкка тәкъдим ителгән", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!