ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнехановка «2017 елгы Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивале»нең истәлекле медален тапшырдылар

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов катнашты.


Тулаем илдә һәм федерация субъектларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, предприятиеләрдә, төбәкләрнең районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр берләшмәләре, бүлекләре булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2017 елда Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивален уздыру йомгаклары буенча истәлек медален гамәлгә куйды.   


Россия Федераль яшьләр эшләре агентлыгы башлыгы Александр Бугаев Рөстәм Миңнехановка яшьләр фестиваленә әзерлеккә һәм уздыруга керткән зур өлеше, республиканың бу чарага күрсәткән ярдәме өчен «2017 елгы Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивале»нең истәлекле медален тапшырды.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!