ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Республикада яшәүче 6 027 анага беренче бала өчен пособие билгеләнгән

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 027 анасына билгеләнгән.

Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме 8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!