ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Лидерлар клубының эшлекле иртәнге ашында катнашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лидерлар клубының «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» еллык конференциясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты.  


Чара Мәскәүдә узды, аны оештыручылар – гадәттәгечә Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Төп тема – «Россия Федерациясе субъектларында эшлекле бергәлекләрне үстерү һәм кирәкле инфраструктура формалаштыру».


Чарага хакимият, бизнес һәм эшекле оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Чыгыш ясаучыларның бурычы – уңышлар турында гына түгел, бизнес инициативаларын алга сөрү өчен нәрсәләр эшләргә, үзара хезмәттәшлекнең нинди форматларын кулланырга кирәклеге турында да сөйләү.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.   

Ул билгеләп үткәнчә, илнең һәр төбәгендә эшкуарлыкны үстерү һәм бизнес белән хакмиятнең хезмәттәшлек итүе буенча теге яисә бу проблема бар. «Безнең барыбызның да уртак проблемаларыбыз бар, - диде ул. – Беркайда да идеаль шартлар юк, әмма нәтиҗәләргә ирешүнең яңа юлларын эзләргә кирәк».


Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, иң беренче чиратта, берничә төп адымны ясарга кирәк. Бу – бизнес үсеше өчен  кирәкле инфраструктура булдыру, законнар базасын киңәйтү, югары җитештерүчән кадрларны укытып чыгару.

Хәзерге заман икътисады өчен яшьләрне мәктәптән, институтлардан ук укыта башларга кирәк, дип саный Татарстан Президенты, югары квалификацияле кадрлар – мөһим потенциал, диде ул.


Эшкуарлык инфраструктурасын үстерү өчен бүген Татарстан Республикасында җитештерү бергәлеге өчен 83 сәнәгать паркы оештырылган, финанс ярдәме инструментлары да эшли. Иң эреләре – «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Химград» технополисы һәм башкалар. Моннан тыш, республикада  муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә индустриаль мәйданчыклар бар.


Рөстәм Миңнеханов шулай ук бизнес белән хезмәттәшлек итү өчен Эшкуарлар советын куллану тәҗрибәсе турында да сөйләде. 


Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү ситуациясе даими контрольдә тора.

 

Видеоконференцэлемтә режимында атна саен муниципаль берәмлекләр башлыкларының башкарган эшләре турында хисаплар тыңланыла.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген кече һәм урта эшкуарлык җыелма төбәк продуктында якынча 25,6% тәшкил итә. Аның сүзләренчә,  2024 елга бу санны 32,5%ка җиткерү бурычы куелган


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко