ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә катнаша

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә катнашу.

 

Бүген Федерация Советының пленар утырышы кысаларында «Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдир ителәчәк. «Субъект сәгате»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин чыгыш ясаячаклар.    


«Субъект сәгате» йомгаклары буенча Федерация Советы карар кабул итәчәк, аның үтәлеше федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары өчен мәҗбүри булачак.


Кичә Федерация Советында, Татарстан дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, юнәлеш комитетлары җитәкчеләре катнашында, бюджет һәм финанс базарлары, федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре, икътисадый сәясәт комитетларының киңәйтелгән утырышлары узды. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко