ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев рәислегендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.


Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе территориясендә хезмәт хакын түләү мәсьәләсен карадылар, шулай ук эш бирүчеләрнең банкротлык шартларында хезмәткәрләрнең хокукын яклау мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.


Алексей Песошин үз чиратында, Татарстан территориясендә хезмәт хакы тоткарлануны бетерү буенча кабул ителгән чаралар, шулай ук хезмәт хакы буенча тоткарлыклар булган зур оешмалар белән эшләү турында сөйләде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко